.

10:39
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"

01 апреля 2021 года

2021 нче ел Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" дип игълан ителде. Шул уңайдан, профсоюз әгъзасы, мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамазанова Розалия Гарифулла кызы укучылар, укытучылар, әти-әниләр белән берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле чаралар оештыра.Рус мәктәбе булуга карамастан,соңгы вакытта мәктәбебездә татар теле күбрәк яңгырый. Профсоюз әгъзалары – укытучылар белән үткәрелгән “Шигъри мизгел” әдәби марафонында җитәкчеләр дә, укытучылар да бик теләп катнаштылар. 6-7нче сыйныфлар арасында “Теле барның – иле бар” исемле интеллектуаль уены Туган тел бәйрәменә багышлап үткәрелде. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, куәтле, моңлы тел. Әлеге чараның максаты төрле телләрнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү иде. Укучылар туган яклары турында белемнәрен күрсәттеләр, татарча җырладылар, рәсемнәре буенча республикабыз турында сөйләделәр. Чара бик матур һәм файдалы үтте. 5б сыйныфы укучылары Галимҗан Гыйльмановның «Убырлы карчык, Шүрәле һәм Гөлүсә» спектакле белән һәркемне сөендерделәр. Розалия Гарифулловнаның “Сәхнә йолдызлары” түгәрәгенә йөрүче укучылары иркенләп театр сәнгате өлкәсендә шөгыльләнәләр, кызыклы темалар сайлыйлар, күп төрле әсәрләр өйрәнәләр. Әлбәттә, бу чаралардан әти –әниләр дә читтә калмый.Розалия Гарифулловна белән берлектә 3 балалары да мәктәптә укучы Гатауллиннар гаиләсе нәсел шәҗәрәсен өйрәнүгә багышланган “Тарихта без эзлебез” - дип аталган район бәйгесендә катнашып, мәктәбебез данын якладылар.

Берсеннән-берсе матур, зәвыклы, татарча, милли шигырьләргә бай булган әлеге чаралар киләчәктә дә дәвам итеп, укучылар күңеленә шифалы орлыкларын салырлар. Коркачык урта белем бирү мәктәбенең профсоюз председателе Борханова Ф. М.

Просмотров: 17 | Добавил: profsouz_biektay | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar