.

14:55
"Спорт,Сәламэтлек һәм Озын гомерлелеккә"

16 марта 2021 года

МБОУ "Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе" профсоюз членнары "Спорт,Сәламэтлек һәм Озын гомерлелеккә" багышланган чараларда Гомумроссия мәгариф профсоюзын яклап актив катнашалар. Чөнки сәламәтлек темасы безнең заманда бик актуаль. Сәламәт яшәү рәвеше хезмәт кенә түгел, ял да, хәрәкәтчән активлык та, дөрес туклану да,тормышны уңай кабул итүне дә күз алдында тота. Матур кышкы көн профсоюз членнарынна актив ял итү мөмкинлеге бирде. Укытучылар чаңгы шудылар, һәм волейбол уйнадылар.Шулай ук баскетбол уйнау алымнарына төшенделәр. "Чулпан" балалар бакчасы профсоюз членнары да бу чарада актив катнаша. Сәламәтлек бар кешегә дә кирәк. Ләкин аны саклау һәр кешенең үзеннән тора.Сәламәт булыгыз. Мүлмә урта мәктәбе профсоюз председателе Марданова Гөлнар Хәкимулла кызы.

#профмарафон365 #eseur #eseurСЗД #edunionru #марафонЗдоровьяПрофсоюзызаЗОЖ

Просмотров: 45 | Добавил: profsouz_biektay | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar